Татарская церковь

Гайсәнең тууы

Маттай 1-нче һәм 2-нче бүлек.

1-нче бүлек.


18 Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган.

19 Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән.

20 Әмма ул бу турыда уйлап йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп:
– Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы Изге Рухтан.

21 Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсәa дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
22 Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:
23 «Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак.
Аңа Иммануил дип исем кушарлар»b, –
дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
24 Йосыф йокысыннан уянгач, Раббының фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә өйләнде. 25 Әмма Мәрьям Углын тудырганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.

2-нче бүлек.

Йолдызчыларның килүе
1 Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр.
2 – Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без көнчыгышта Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек.
3 Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште, аның белән бергә бөтен Иерусалим дә хафаланды.

4 Халыкның барлык баш руханиларын һәм канун белгечләрен җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.
5 – Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диделәр алар, – чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән:
6 «Син, Яһүдә җирендәге Бәйт-Лехем!
Син Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән
һич ким түгелсең,
чөнки синнән Юлбашчы чыгачак.
Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак».
 
7 Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште

8 һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп:
– Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.
9 Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады.

10 Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сөенделәр!

11 Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр.

12 Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Мисырга качу
13 Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп:
– Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.
14 Ул, торып, анасы белән Баланы алды да төнлә Мисырга китте.

15 Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны»b дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды.
Сабыйларны үтерү
16 Үзенең йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Ул Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшьлек һәм шуннан кечерәк ир балаларны үтерергә боерды. Баланың туу вакытын йолдызчылар әйткән сүзләрдән ачыклады.

17 Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:
18 «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш –
ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә.
Балаларын кызганып Рахилә елый анда,
һичкемнең юатуын теләми,
чөнки инде балалары юк»c.
Мисырдан әйләнеп кайту
19 Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның төшендә Раббының фәрештәсе күренеп:
20 – Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде.
21 Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте.

22 Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм

23 Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.




Ваше финансовое участие