Ни кадәр кайгысыз мин
Каядыр Синсез йөрдем,
Киңэшеңне сорамыйча, Ходаем.
Үз тырышлыгым белән
Мин бина кора идем,
Ләкин ул төзелмәде,
Чөнки Сине мин көтмәдем.
Ходаем өйрәт кайчан барырга, Синең артыңнан калмаска юлда.
Ә кайчан Сине көтеп торырга,
Ә кайчан йөгерергә.
Аңлат Үзеңне, тутыр Син мине,
Елгадай аксын Рухың эчемнән.
Чакыр Син мине Үз кырларыңа,
Син кайда мин дә шунда.
Дога кылырга дәштең,
Үз кулларыңны суздың,
Ә мин эшләрдә йөрдем -
Алар хисапсыз.
Җанымның кылганнары
Тормый бер тиенгә дә,
Ә Синең Рухың илткәндә
Бар дөнья чәчәкләнә.